Ютазылылар велосипед елына йомгак ясады

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Район башлыгы Рөстәм Нуриев җитәкчелегендәге бүлек һәм оешма җитәкчеләре белән узган киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ильдар Хәҗиевның районда узган велосипед елына йомгак ясаудан башланды.

Велосипед елын уздыру өчен 18 велосипед сатып алынып прокатка бирелгән. Әлеге төр хезмәттән бистә халкы, бигрәк тә яшьләр бик теләп кулланнган. Рустәм Нуриев юл хезмәткәрләренә район юлларына, бигрәк тә Кәрәкәшле, Акбаш, Яссы-Тугай тауларына кичекмәстән тоз сибү зарур дип, шелтә белдерде. Агымдагы атнада бистә урамнарыннан кар чыгара башлау да күздә тотыла, дип хәбәр иттеләр киңәшмәдә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International