Рус язучысы Павел Петрович Бажовның тууына 135 ел

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе
Үзәк Балалар китапханәсендә 15 гыйнварда 5 сыйныф укучылары өчен "Урал әкиятчесе" дигән темага китапханә дәресе узды. Ул рус язучысы Павел Петрович Бажовның тууына 135 ел тулуга багышланган иде.   Чара барышында укучылар әлеге язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән , төрле әсәр-әкиятләре белән таныштылар. Бигрәк тә авторның  сөйләм һәм язу стиле үзенчәлекләренә игътибар ителде. Яңадан соң укучылар викторина уенында катнаштылар, иң актив укучылар кызыксындыру бүләкләренә ия булдылар. Чара азагында "Көмеш тояк" исемле мультфильм карадылар, һәм шулай ук укырга кызык булган китаплар күргәзмәсе белән дә таныштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International