Район буенча Яңа елда алар беренче

2014 елның 17 гыйнвары, җомга

16 гыйнварда яңа елда беренче гаилә теркәлде.

Бу көнне үз язмышларын димтамаклылар Айзат Сәлимшин һәм Екатерина Медведева бер җепкә бәйләде. Үз хисләренең ныклыгында яшьләр шикләнми, чөнки алар вакыт сынавын үткән. Яшьләр үсмер чакларыннан таныш булуларын ассызыклый. Гаилә коручылар бер мәктәптә белем алган, тик Айзат өч сыйныфка алданрак укыган. Башта бер-берсен мәктәп коридорларында гына күргән булсалар, зурайгач, очраша башлыйлар. Берничә ел дәвамында, гомергә бер-берсеннән башка яши алмауларын төшенгәнче күрешәләр. Айзат Октябрьский шәһәрендә Эчке эшләр министрлыгы системасында эшли, Екатерина – туган авылы кибетендә. Димәк гаиләнең матди хәле начар түгел. Загс бүлеге начальнигы Зөлфия Фәррахова, яшьләргә гаиләләрен теркәү турында таныклык тапшырып, аларга үзләренең якты хисләрен бөтен гомерләре буена саклауларын теләде һәм быел беренче тапкыр өйләнешүчеләргә бу әһәмиятле вакыйга тантанасының истәлеге итеп “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлегеннән бүләк тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International