Йоланы башкару куркыныч булмады

2014 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Якшәмбе көнне, 19 гыйнварда, православие христианнары Хач ману бәйрәмен уздырды. Бу Иордан елгасында Гайсә пәйгамбәрнең чукындырылуы уңаеннан билгеләп үтелә торган бәйрәм.

Пасха һәм Раштуа бәйрәмнәре белән бергә, христианнарның дини тормышында әһәмиятлеләрнең берсе булып Хач ману бәйрәме тора.

Россиядә чумылдыру йоласы 18 гыйнвардан 19 гыйнвар төненә һәм бу көн дәвамында башкарыла. Алар хач формасында бозны кисеп ясаган һәм дин әһеле тарафыннан изгеләштерелгән махсус чумылдыру урыннарында – иорданьнарда башкарыла. Чиркәүдә гыйбадәт кылганнан соң, Роман атакай ютазылылар коена торган купельне изгеләштерү өчен күлгә юнәлде.

         Шуны билгеләп үтәргә кирәк, быелгы боз иорданьны хач формасында чабарга мөмкинлек бирмәде – бик юка һәм көпшәк иде. Шулай да купель менә дигән булып чыкты һәм теләүчеләр анда чумып алу йоласын башкардылар. Ел саен чукыну йоласын башкаручыларны  берни дә – салкын да, чумарга теләүчеләр күплеге дә, коткаручылар, полиция һәм ашыгыч ярдәм фельдшерларының саклап торуы да куркытмады. Коенучылар арасында район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов та бар иде. Роман атакай да иорданьга чумып алды.

       Бу көнне коенып алучылар күп булды. Һәм хәтта төнлә дә иордань янында автомобиль фарлары яктыртуын күрергә мөмкин иде – димәк бирегә йоланы көн дәвамында башкара алмаучылар килгән
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International