Районда Кәрәкәшле һәм Бәйрәкә авылларына автобуслар йөрүе тергезелде, Урыссу – Казан һәм Урыссу – Чаллы яңа маршрутлары ачылды.
Район автотранспорт предприятиесе директоры Феликс Камаев сүзләре буенча, планнарда – Урыссу – Алабакүл – Димтамак – Әбсәләм – Октябрьский маршрутларын, шулай ук Октябрьский, Баулы һәм Бөгелмә шәһәрләренә кереп, Урыссу – Әлмәт маршрутларын ачу күздә тотыла. Транспорт паркына килгәндә, биш автобус сатып алынган, якын киләчәктә тагын өчне сатып алу күздә тотыла. Иске парк яңартылып, элеккеләреннән берәү генә йөри.