Кунак дисәк, бик дөрес тә булып бетмәс. Ник дигәндә, бу көнне ике район коллективы очрашып, үзләренең сәләтләрен күрсәтеп, тәҗрибә уртаклашып кайттылар. Берсе үзебезнең районнан “Ютазы йолдызлары” халык-бию ансамбле, һәм шулай ук Рамил Абдурахманов, Ленар Җәләев, Рөстәм Исхаков, Румиль Гыймадиев булса, икенчесе Кырымсарай авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сударушка” фольклор коллективы.
Шуны әйтеп үтәргә кирәк, коллективлар 2012 елда гына бу авылда ачылган яңа мәдәният йортында чыгыш ясадылар. Аларның һәр чыгышын көчле алкышлар белән каршы алып, озатып калдылар. Концерт ахырында авыл җирлеге советы рәисе Александр Горшков һәм Баулы шәһәренең район мәдәният йорты директоры Гозәирова Тәнзилә барлык катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткереп кенә калмыйча:
- Киләчәктә дә шулай бергә дус-тату булып, безнең районда да, сезгә дә даими кунакка йөрешеп, тәҗрибә уртаклашырга кирәк, -дигән нәтиҗәгә килделәр. Чара чәй өстәле артында тәмамланды.
“Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбленең җитәкчесе Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Минзилә Абдурахманова белән дә аралашып алдык.
- Минзилә апа, шулкадәр бала белән эшләү авырдыр бит, ничек
барысын да үзегезгә каратып тота аласыз?
- Авыр түгел дип әйтеп булмый инде, бу балаларның өйрәнергә
теләкләре булу миңа тагын да ныграк эшләргә көч-дәрт бирә. Билгеле, төрле чак була. Ачуланышып та алабыз, әмма бу озакка сузылмый. Бию бит ул сүздә генә җиңел бирелә кебек, ә өйрәнә башлагач, гел башкача. Балалар һәрберсе тырышалар, ә бу иң мөһиме.
- Сез төрледән-төрле бәйгеләрдә даими катнашып киләсез...
- Әйе, бәйгеләрдә катнашып урыннар яулыйбыз. Бер бәйгегә
әзерләнү өчен күпме көч китә. Башта нинди бию сайларга икәнлеген уйлыйсың, аннары костюмнар мәсьәләсен хәл итәргә кирәк, аннары ничек барырга һәм кайтырга микән дип уйлый башлыйсың. Аллага-шөкер, бу яктан мин үземне бәхетле җитәкче дип саныйм, чөнки кайчан гына мөрәҗәгать итмә, ата-аналар каршы килмиләр. Алар - минем уң кулларым. Транспорт мәсьәләсе белән дә шулай ук, моны район җитәкчеләре үз кулларына ала. Бары биеп күрсәтеп нәтиҗәләргә генә ирешергә кирәк.
Ә без исә үз чиратыбызда сезгә һәм сезнең коллективка бары уңышлар гына теләп калабыз. Яңадан-яңа үрләр яулагыз.