20-21 гыйнвар көннәрендә “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенда йөрәк ритмы бозылу белән авыручыларны радиоешлыклы аблация ысулы белән дәвалау буена мастер-класс үткәрелде. Аңа Новосибирски фәнни-тикшеренү институтының хирургик аритмология үзәгеннән әйдәп баручы йөрәк-тамыр хирургы м.ф.д. Сергей Артеменко җитәкчелек итте. Тахиаритмиянең төрле төрләре белән интегүче 15 кешегә уңышлы операция ясалды, бүген инде алар чыгып китәргә әзерләнәләр.