Узган чәршәмбедә Кәрәкәшле хуҗалыгы базасында техниканың яңа кыр сезонына әзерләүгә багышланган семинар-киңәшмә узды.

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Узган чәршәмбедә Кәрәкәшле хуҗалыгы базасында техниканың яңа кыр сезонына әзерләүгә багышланган семинар-киңәшмә узды.

Үткән көзнең һәм быелгы кышның һава шартларын исәпкә алып, язын көтеләчәк сюрпризларга әзер булырга кирәк, диелде район башлыгы Рөстәм Нуриев катнашындагы киңәшмәдә. Шуңа күрә хуҗалыклардагы техника, тагылма агрегатлар әзерлеге югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Шулай ук киңәшмәдә сүз чәчү материалы, минераль ашламалар күләме, хезмәтне саклау, куркынычсызлык техникасы турында барды. Алар турында район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры Азат Мәхмүтов сөйләде. Авыл хуҗалыгы техникасының һәм үзйөрешле машиналарны дәүләт техник тикшерүендәге яңа таләпләр белән районның баш дәүләт техник инспекторы Рөстәм Вәлиев таныштырды. Хуҗалыкларда чәчү сезоны башланганчы кадрлар мәсьәләсен хәл итү мөһим, дип ассызыклады авыл хуҗалыгы формированиеләренә мөрәҗәгать итеп, район башлыгы. Бу турыда газетабызның киләсе санында тулырак укыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International