Кече Уруссулылардан аермалы буларак, Акбашларны ут мәсьәләсеннән кала газ да борчый. Җирлек башлыгы Илгиз Миннехәнов авылның социаль-икътисадый торышына анализ ясаганнан соң, халыкны борчыган сорауларга җавап бирделәр.
биеклектә тормый, зур габаритлы йөк машиналары яисә тракторлар узганда торбага тиеп бөтен авыл газсыз калуы ихтимал, дип борчыла акбашлылар. Районның газ хуҗалыгы бу мәсьәләне халыкка аңлатып китте. Шулай ук авылда һаман мәчет булмау да халыкны борчуга сала. Башлык урынбасары Зәрия Рәшитова размерлар буенча бура заказать итәргә кирәк, дип эшне тизләтергә чакырды авыл җирлеге башлыгын.
Ике авылда да асфальт юлларга чокыр ремонты кирәк булу искәртеп үтелде. Шуны да әйтеп үтәргә кирәктер, әлеге ике авыл 2013 елда бер миллион күләмендә гранта ия булганнар. Җитәкчеләр нәкъ менә шул акчаларны юлларны ремонтлауга тотылачагы турында хәбәр иттеләр.
Районыбызда тагын бер традиция яшәп килә. Менә инде дүртенче ел рәттән авылда шәхси хуҗалыкта күп мал асраган гаиләләргә савым аппаратлары тапшыралар. Кече Урыссу авылында аппарат Таҗиев Рамилгә эләккән булса, Акбашта әле 20 яшен яңа гына тутырган яп-яшь егет Галимов Рәмискә эләкте. Әлеге егет яшь булуына да карамастан бүген хуҗалыкта үзенең дүрт савым сыеры бар. Шуларны моңарчы кул белән савып көнгә 40 литрга якын сөт тапшыра. Әлеге уңган, эштән курыкмый торган егет белән без дә аралашып алдык.
башлап җибәрдең?
Шуңа күрә кечкенәдән үк бу эшнең нечкәлекләрен белеп-күреп үстем. Республикада “Начинающий фермер” программасы буенча үз эшеңне башлап җибәрергә була икәнен ишеттем дә, мин дә документлар җыеп программа акчасына маллар сатып алдым. Бүгенге көндә дүрт савым сыерым бар. Ике яңа туган бозавым һәм дүрт олырак бозауларым бар.
чаклар да була торгандыр?
ач, сөтең дә кимячәк. Ә бер эшкә алынгансың икән, җиренә җиткерергә кирәк. Ул бит сиңа уенчык белән уйнау түгел, дип сүзен өздереп әйтте Рәмис.
Ә без үз чиратыбызда әлеге яшь егеткә уңышлар гына телибез. Шушындый егетләр булганда авылларыбыз яшәр, бетмәс. Акбаш авылында күмәк-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Әнәс Тимербаев та бит авылны яшәтәсе килә, шуңа эшкә алындым, диде.