Рус теленнән белемнәрне күтәрү һәм киңәйтү максатыннан, әлеге фәнгә карата кызыксыну уяту, грамоталы язу күнекмәләре булдыру ниятеннән шушы көннәрдә “Рус теле рәсемнәрдә” дип исемләнгән иҗади идеяләр бәйгесе узды. Әлеге бәйге районыбызда традициягә кереп бара. Шунысы куандыра, елдан-ел күбрәк балалар бу бәйгегә тартылалар, актив катнашалр. Эшләр нәтиҗәле, эчтәлекле килеп чыккан. Аларга караганнан соң укучыларның никадәр дәрәҗәдә рус телен яратулары әллә каян күренеп тора. Шуны да әйтергә кирәк, бәйгегә рус теле белән рус әдәбиятының бәйләнешен күрсәткән эшләр килде. Жюри әгъзалары түбәндәге эшләрне җиңүче һәм призерлар дип тапты:
4 сыйныф укучылары арасында:
Җиңүче: Лукьянчук Анжелика, Иске Урыссу мәктәбе
5-6 сыйныф укучылары арасында:
Җиңүче: Шәйгоманова Алия, Дим-Тамак мәктәбе, Кутлиева Виктория – Урыссуның икенче санлы мәктәбе”.
Призерлар – Глушко Вадим – Подгорный мәктәбе.
Хәкимова Гөлия – Урыссу гимназиясе
7-8 сыйныф укучылары арасында
Җиңүче – Сөләймәнов Булат – Урыссуның 4 санлы мәктәбе.
Призерлар – Хәлиуллина Эльвина, Бәйрәкә мәктәбе
Харитонова Ксения – Уруссының икенче санлы мәктәбе
Әфләтүнова Эльзана – Урыссуның дүртенче санлы мәктәбе
9 сыйныф укучылары арасында:
Җиңүче: Мезенцева Елена – Иске Урыссу мәктәбе
Ә шулай да бәйгедә районның барлык мәктәпләре дә катнашмадылар.
Киләчәктә алар да бәйгедә катнашып рус теленең матурлыгын башкаларга күрсәтерләр дип ышанып калабыз.