Урыссудагы 2 санлы мәктәп укучыларына Ленинград камалышы турында сөйләделәр

2014 елның 24 гыйнвары, җомга

1944 елның 27 гыйнварында блокададагы Ленинград үзенең камалыштан чыгуын  канонада тавышын яңгыратып хәбәр иткән.

Бу тарихи вакыйга турында Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 3 сыйныф укучыларына педагог-ветеран Валентина Воробьева сөйләде. Ул блокададагы Ленинград вакыйгалары турында ачык мисаллар китерде, Ленинградтагы мәктәп укучысы 11 яшьлек Таня Савичеваның аяныч вакыйгасы белән таныштырды. Ул үзенең көндәлегендә бәян ителгән тугыз кыска язмада, үз гаиләсенең һәлакәте мисалында камалыш көннәренең коточкычлыгын күрсәткән. Воробьева ул көннәр паегының ачык мисалы буларак 125 грамм ипи алып килгән, балаларның сорауларына җавап бирде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International