Капитал ремонттан соң яктылык җитәрлек булачак

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
Һәр авылда да җыеннар авыл җирлеге башлыгының 2013 елга эшләнелгән эшләргә нәтиҗәләр чыгарудан һәм 2014 елга планнары белән таныштырудан башлана.

         Әпсәләм. Авыл җирлегендәге төп проблема булып авыл янындагы Ык елгасына һәм карьер күлләренә ял итәргә килүчеләрдән соң калган пычраклык. Бу проблема инде бер ел гына күтәрелми. Район башкарма комитет җитәкчесе Андрей Подовалов авылга админитсратив комиссия җибәреп әзрәк халык белән эшләргә кирәк, дип басым ясады.

         Иске Урыссу авыл җирлеге. Рокоссовский урамының яңа йортлар төзелү сәбәпле һаман да киңәюе күзәтелүе һәм газ кайчан кертелер микән дигәнсорау яэгырады. Моңа җавап итеп Зәрия Рәшитова Таттрансгаз белән эшлибез, бүгенге көндә алардан җавап көтәбез, аннары сезгә хәбәр итәрбез, дип аңлатты. Сораулар шулай ук районның челтәр кампаниясенә дә яңгырады. - Авылда даими ут бетүләр күзәтелә һәм шулай ук утның көчәнеше дә бик аз. Сукыр лампа астында утырабыз, дип борчылды халык. Үз чиратында челтәр кампаниясе быелгы җәйдә капиталь ремонт ясаласы авыллар билгеләнде, сезнең авыл да әлеге списокка кергән, диде. Район башлыгы Зәрия Рәшитова узган елгы җәй айларында гына да авыл тирәсендә дүрт чүп түгү урынын юкка чыгарылуын, ә Иске Урыссу авылында чүп түгүгә килешүләр иң аз төзелүен хәбәр итте. - Авыл тирәсенә читтән китереп берәү дә чүп түкми, әйдәгез, бу хәлне бергәләп чишик, диде.

         Подгорный. Подгорный Бәйрәкә-Тамак авыл җирлегенә карый. Узган ел авылга “Чиста су” программасы буенча су линияләре үткәрелеп күп квартирлы йортлар сулы булган. Агымдагы елда да бу эш дәвам итәчәк, дип җиткерде җирлек башлыгы Зөлфия Әглиева. Сораулар арасында район хастаханәсенә ятар өчен нигә ике айга якын көтәргә кирәк, дигән сорау яңыгарады. Моңа җавап итеп район хастаханәсе эшчесе Людмила .... бу урыннар кимү белән бәйле, әмма тиз арада ярдәм кирәк булган кешеләрне бервакытта да кире борып җибәрмибез, диде. Подгорный мәктәбе директоры Миләүшә Шакирова район җитәкчеләренә мәктәптә капиталь ремонт эшләре уздырырга ярдәм иткән өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

Ютазы авылындагы җыенга авыл халкы бик аз килгән иде. Күрәсең, җыелышта күтәрелгән уртак сораулар барысын да кызыксындырмый. Ә бит җирлек башлыгы Рәмзия Хәкимова тарафыннан укылган доклад җирлектә яшәүче һәркемгә кагылды. Бу яшь үсентеләрне юк итүче йорт хайваннарын (аерым алганда, кәҗәләрне) контрольсез урамда йөртү дә, күпчелегенең муенына каеш буылган сукбай этләр өере дә, территорияләрне төзекләндерү дә, көнкүреш чүп-чарын чыгару, урамнар яктыртылышы, юлларны кардан чистарту һәм башка бик күп сораулар.

Сүз уңаеннан, чүп чыгару – аерым тема. Җирлек башлыгы көнкүреш калдыкларын чыгару буенча предприятие белән килешү төзүдән баш тарткан яшәүчеләрнең эшләре административ комиссиядә каралачагы  турында кисәтте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов, районның 2013 елга социаль-икътисади күрсәткечләре белән кыскача таныштырып, районда узган елда торак, социаль объектлар файдалануга тапшыруда зур эш күләме башкарылуын ассызыклады. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм ветераннарның тол калган хатыннары өчен Ютазы авылында да йортлар төзелгән. Шулай ук ул якын киләчәктә башкарыласы эшләр турында да җиткерде. Алар исәбендә – мәктәпкә капиталь ремонт уздыру һәм Совет урамы яктыртылышын җайга салу.

Башка сораулар белән беррәттән, яшәүчеләр җирле балалар табибының врачлык этикасы соравын да кузгаттылар. Андрей Подовалов барлык күтәрелгән сорауларны шәхси контроленә алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International