Педагогик ВУЗ студентлары белән очрашу узды

2014 елның 31 гыйнвары, җомга
2014 елның 30 гыйнварында район мәгариф бүлеге начальнигы педагогик ВУз студентлары белән очрашты. Әлеге чара яшь специалситларны район мәктәпләренә укытырга чакыру максатыннан үткәрелде. Очрашуда 4 педагогик ВУЗдан Фатыхов И.М. (КДПУ), Әхмәтҗанова Г.Д. (КФУ), Мөхәмәтова Г.Ф. (КФУ) һәм Касыймов Р (КФУ) катнаштылар. Район мәгариф бүлеге Начальнигы Гүзәлия Фәхртдинова район мәктәпләрендә педагогик кадрларга кытлык булуын ассызыклады һәм районыбызга аларның киләчәктә кайтачакларына ышанып калабыз, дип үз фикерләрен җиткерде. Үткәргән әңгәмәдән соң ике студент һичшиксез районга кайтачаклары турында хәбәр иттеләр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International