Ютазы боксчылары Лениногорскийдан алтын яулап кайттылар

2014 елның 4 феврале, сишәмбе
Үткән атнада Лениногорский районында “Shifa” бокс мәктәбенең “Ачык ринг” беренчелеге узды.
 Ютазылылар беренче урынны яулады. Рингка безнең район намусын якларга “Олимп” балалар-яшүсмерләр мәктәбе тренеры Роберт Гыймаев тәрбияләнүчеләре Вадим Огарков һәм Данил Машков чыктылар. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, спортчылар бокс белән өч ай элек кенә шөгыльләнә башлаган. Тренер сүзләре буенча, яшь спортчылар тиң булмаган көрәштә җиңү яулаган, аларның көндәшләре тәҗрибәлерәк боксчылар булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International