Урыссу урамында утыртылган нарат агачларын кем кискән?

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе

Соңгы бер-ике елда бистә урамнарында йөзләрчә нарат үсентеләре утыртылды. 

Аларны утыртканда, махсус техника файдаланылды, алар ныгып китсен өчен аерым шартлар тудырылды, моның өчен бюджеттан шактый сумма сарыф ителде. Әмма Яңа ел бәйрәмнәреннән соң аларның кайберләре менә шундый «кыяфәткә» керде. Хәзер аларны алыштыру өчен бюджеттан өстәмә акча таләп ителәчәк, ә ул, билгеле булуынча, салым түләүчеләр акчасыннан, ягъни, сезнең белән безнең «янчыклар» аша җыела.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International