6нчы февральдә Урыссу гимназиясе базасында яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XII төбәкара фәнни-тикшеренү укуларының муниципаль этабы булып узды. Бөтен гомере буе халкына фидакарләрчә хезмәт иткән, милләт мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы иткән татар галиме Каюм Насыйри исеме белән аталып йөртелгән бу укулар сәләтле балаларны барлау, аларның интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерү өчен шартлар тудыруны максат итеп куйган иде. Конкурс ике юнәлеш буенча эшләде: татар филологиясе һәм туган як тарихын өйрәнү. Бу чарада барлык мәктәпләр дә катнашты һәм барлык эшләр дә югары дәрәҗәдә иде. Эшләр тикшерелгәннән соң, шундый урыннар билгеләнде:
Татар филологиясе юнәлеше буенча
I урын – Каюмова Лилия Ирековна (Каразирек мәктәбе)
II урын – Шайхутдинова Лейла Маратовна (Акбаш мәктәбе)
III урын – Шакирова Алия Айратовна (Әбсәләм мәктәбе)
Туган як тарихын өйрәнү юнәлешендә Кәрәкәшле мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Мөрәсов Илһам – беренче урынга, 3нче санлы Урыссу урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Зилә Гарипова икенче урынга лаек дип табылдылар.
Конкурсның муниципаль турында уңышлы чыгыш ясаган укучыларның эшләре республика турына җибәреләчәк. Әлеге укучыларга һәм аларның фәнни җитәкчеләренә уңышлар телибез!