Шушы атнада Ютазы районының бер мәктәбендә укучыларның үз олимпиа уеннары ачылды.
Урыссуның 2 санлы мәктәбендә спорт белән ныклап шөгыльләнүче һәм даими җиңү яулаучы укучыларны сәламләделәр. Алдагы ике атна дәвамында мәктәптә спорт буенча сыйныфлар арасында төрледән-төрле ярышлар узачак, ә нәтиҗәләр олимпиа уеннарының ябылу тантанасында билгеле булачак, дип хәбәр итте тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Хәмидуллина.