Ютазылыларга күп функцияле үзәк хезмәт күрсәтәчәк

2014 елның 14 феврале, җомга

Район башкарма комитеты район халкына Урыссу бистәсе Сирин урамы буенча күп функцияле үзәк эшли башлавы турында хәбәр итә. Аның өстенлеге – “бер тәрәзә” принцибы буенча, бер тапкыр килгәндә, берничә дәүләти һәм муниципаль хезмәт алу мөмкинлеге.

Үзәк белгечләре тарафыннан документлар кабул итү графигы:

- дүшәмбе: беренче тәрәзә – архитектура бүлеге, 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр; икенче тәрәзә – җир һәм мөлкәти мәнәсәбәтләр палатасы, 13 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр;

- сишәмбе: беренче тәрәзә – социаль иминиятләү фонды, 9 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр; икенче тәрәзә – загс, 14 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр;

- чәршәмбе: беренче тәрәзә – архитектура бүлеге, 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр, торак учеты секторы, 13 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр; икенче тәрәзә – федераль салым хезмәте, 16 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр;

- пәнҗешәмбе: беренче тәрәзә – федераль миграцион хезмәт, 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр; икенче тәрәзә – загс, 14 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр;

- җомга: беренче тәрәзә – Россия Пенсия фонды, 9 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр; икенче тәрәзә – җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы, 13 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International