Районның юл инспекторлары балаларның юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүләрен тели

2014 елның 18 феврале, сишәмбе
Урыссуның 1 санлы балалар бакчасы базасында тәрбиячеләр өчен "Юл йөрү кагыйдәләрен бел" дип исемләнгән семинар узды. Кечкенә балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү - балалар бакчасы учреждениесенең үз алларына куйган иң төп максатларының берсе. Киңәшмәнең практик өлешендә балалар тәрбичеләр алдында кырык минутлык юл йөрү кагыйдәләрен ничек үзләштерергә була дигән чыгыш ясадылар. Семинар эшендә Баулы шәһәре филиалы ГКУ начальнигы Рәзидә Игнатьева, районның ЮХИДИ бүлегенең юл йөрү куркынычсызлыгын пропагандалау бүлегенең өлкән инспекторы Тимур кәримов та катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International