15 февральдән штраф җир участогының кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә һәм гражданнар өчен участок кадастр бәясенең 0,3 процентыннан алып 0,5 процентына кадәр тәшкил итә, әмма 3 мең сумнан да ким түгел. Вазифаи затларга штраф участок кадастр бәясенең 0,5 процентыннан 1,5 процентына кадәр салына, әмма 50 мең сумнан да ким түгел. Юридик затларга – участок кадастр бәясенең 2 процентыннан алып 10 процентына кадәр, әмма 200 мең сумнан да ким түгел. Штраф күләме максималь дәрәҗә – 500 мең сум белән чикләнә.