Подгорный мәктәбе базасында физика укытучыларының “Физика укытуда төрле формаларны файдалану” дип аталган район семинары узды.
Семинар эшендә мәгариф бүлегенең мәгълүмати-коммуникатив технологияләр буенча методисты Айгөл Мөхәммәтҗанова, Иске Урыссу, Бәйрәкә һәм Урыссудагы 4 санлы мәктәп укытучылары катнашты. Подгорный мәктәбенең физика укытучысы Лиза Дәүләтшина 8 сыйныфта “Электр тогы куәте” дип аталган ачык дәрес күрсәтте. Анда укытуның төрле формалары һәм ысуллары, шул исәптән, яңа укыту структуралары да файдаланылды. 7 сыйныфта “Яшь физиклар клубында” дип аталган сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Барлык биремнәр дә предметара бәйләнешкә корылган иде һәм укучыларда кызыксыну тудырды. Семинар ахырында укытучылар физика укытуның теоретик сорауларын карадылар.