Тел - милли мәдәниятнең нигезе

2014 елның 25 феврале, сишәмбе
Үзәк китапханәдә, милли мәдәниятебезгә карата кызыксыну һәм ихтирам уяту максатыннан, һәм татар әдәбиятын өйрәнүгә багышланганУрыссу гимназиясенең 6-7 сыйныф укучылары белән берлектә "Тел - милли мәдәниятнең нигезе" дип исемләнгән әдәби кичә узды.  Әлеге чара Бөтендөнья туган тел көне кысаларында уздырылды. Кичә барышында катнашучылар татар әдәбиятының кайчан һәм ничек килеп чыгышын, үзебезнең ата-бабаларыбызның үткәнен күзәттеләр Кол Галинең әсәрләренә тукталдылар. Татар әдәбияты турында сөйләшкәндә берничек тә бөек тә шагыйребез Габдулла Тукай турында онытырга ярамый. Аннары балаларга "Кисекбаш" дип исемләнгән мультипликацион мюзикл тәкъдим ителде. Чара азагында балаларга "Татар әдәбияты классиклары" дип исемләнгән күргәзмәдә катнашу мөмкинлеге дә тудырылган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International