Иске Каразиректә Муса Җәлилгә багышланган кичә узды

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе
Иске Каразирек мәдәният йортында Муса Җәлил туган көненә багышланган кичә узды.

  Мәктәп белән берлектә оештырылган чарада Дамира Кашапова җитәкчелегендәге 2 сыйныф укучылары шагыйрьнең шигырьләрен сәхнәләштерделәр. Кичәнең төп кунаклары – башлангыч сыйныфларда белем алучы балалар Муса Җәлил язмышына багышланган презентация белән таныштылар, китаплар күргәзмәсен дикъкать белән күзәттеләр, сорауларга җаваплар табып, шагыйрь иҗатын яхшы белүләрен күрсәттеләр. Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның оста итеп укыган шигырьләре кичәгә тагын да ямь өстәде, дип хәбәр итте сәнгать җитәкчесе Сәкинә Садрыева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International