Бөтендөнья туган тел көне кысаларында Урыссу гимназиясе укытучылары “Тирәкләр” 2 санлы балалар бакчасы коллективы белән очрашты.
Гимназия турында шактый кызыклы мәгълүмат җиткерелде, аның эшчәнлеге турында презентация күрсәтелде, дип хәбәр итте уку йорты директоры Гүзәлия Котдусова. Яңа 2014-2015 уку елында гимназиянең 1 сыйныфына баласын бирергә теләгән әти-әниләр һәм сабыйлар үзләренең булачак укытучылары Алсу Рәхмәтуллина белән якыннан танышты. Татар телен тирәнтен өйрәнүгә нигезләнгән ике коллектив арасындагы мондый очрашулар киләчәктә дә дәвам итәчәк.