Бөек Җиңүнең 70-еллыгына әзерлек буенча районда киңәшмә узды

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе
Бүген, 26 февральдә районда Бөек Җиңүнең 70 -еллыгына әзерләнү буенча чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмәдә оешма җитәкчеләре, район учреждениеләре директорлары, авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде. "1941-1945 елларда булган Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү" сораулары белән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ильдар Хаҗиев һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Светлана Пройдакова чыгыш ясадылар. Шулай ук районның ветераннар Советы рәисе Зоя Глушкова сугыш һәм хезмәт ветераннары белән берлектә районда уздырылучы эшләр турында бәян итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International