Лаеклы җиңүләр

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе
Февраль ахырында район мәдәният йорты сәхнәсендә музыкаль мәктәп тәрбияләнүчеләренең һәм укытучыларының “Музыка яңгырасын” дип аталган концерты узды.

- Тамашачылар даирәсен киңәйтеп, концерт программаларына без балаларны да, өлкәннәрне дә, кемне классик һәм заманча музыка, инсрументаль, хордагы һәм вокаль иҗат кызыксындыра – барысын да   чакырабыз. Безнең максат – сәнгать дөньясына керергә һәм безнең мәктәптә укый башларга теләүчеләрне күбрәк җәлеп итү. Агымдагы ел республикада Мәдәният елы дип игълан ителү сәбәпле, концертыбызның тагын бер максаты – балалар игътибарын музыкага җәлеп итү, аларда сәнгать зәвыгы тәрбияләү һәм гомуми культура дәрәҗәсен күтәрү. Чөнки безнең өчен музыкага өйрәтү генә түгел, балаларның рухи дөньясына тәэсир итү дә, аларны әхлакый тәрбияләү дә әһәмиятле. Сәхнәдә чыгыш ясарга мөмкинлекләре булган укучылар киләчәктә уку өчен стимул алалар. Үз балаларының чыгышларын караган әти-әниләр мәктәптә уку процессына күбрәк игътибар бирә. Укыту сыйфаты яхшыра, чөнки укучылар үз укучыларын сәхнәдә күрергә телиләр, - дип ассызыклады музыка мәктәбе директоры Варвара Якупова әңгәмә вакытында.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, концерт номерлары кайнар алкышларга күмелде. Яшь тамашачылар, аларның әти-әниләре шундый ук яшь музыкантларга уч төпләрен кызганмады. Мәктәп тәрбияләнүчеләренә үз сәләтләрен югарыда әйтелгән конкурслар җиңүчеләре дә, яңа өйрәнә башлаучылар да күрсәтте. Алар аерым һәм ансамбльдә  халык инструментларында, фортепианода, гитарада уйнады. Төрле зональ, республика, халыкара конкурслар лауреаты булган “Балалаечка” (укыт. Клара Галиева) ансамблен, яңа эшли башлаган вокаль ансамбльне (укыт. Земфира Чехонина), Урыссу балалар музыка мәктәбе укытучыларыннан торган “Экспромт” инструменталь ансамблен әйтеп узасы килә.

Концертның үзенчәлеге – яңа номерлар, җылы мохит булды. Укытучылар оркестры авазлары белән бергә кушылып, балалар  чыгышлары музыканы җиңел, яшь тыңлаучыларга аңлаешлы итте. Концерттан балалар гына түгел, өлкәннәр дә шатлыклы бәйрәм кәефе белән китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International