Район мәгариф учреждениеләре чаңгы буенча ярыштылар

2014 елның 3 марты, дүшәмбе

“Кымыз-Тау” чаңгы базасында  район мәгариф учреждениеләренең профсоюз комитеты оештырган чаңгы ярышы узды.

Һәр яшь категориясендә өчәр-дүртәр генә кеше катнашса да, табигатьтә ял итүдән, бер-берең белән аралашудан алга таба дәртләнеп эшләргә энергия тупладык, - диделәр күңел күтәренкелеге алган катнашучылар. Профсоюз комитеты рәисе Валентина Орехова һәр призлы урын яулаган укытучы һәм тәрбиячеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International