Мондый кагыйдә бозучыларга карата дәүләт автоинспекторлары һәм “дүртенче власть” вәкилләре никадәр күбрәк игътибар бирәләр, шуның кадәр алар ешрак юлларда пәйда булалар. Әйтик, югарыда әйтелгән көннәрдә дүрт исерек шофер җаваплылыкка тартылды. Бер йөртүче, исерек хәлдә машина белән идарә иткәне өчен правасыннан мәхрүм ителүгә карамастан, руль артына утырган. Җәзага тартылган кешеләрнең транспортлары штраф-тукталышка куелды.
Мондый рейдлар аеруча авыр нәтиҗәләргә китерә торган аварияләрне чикләү максатында оештырыла. Исерек шоферның юл һәм автомобильгә карата игътибары кими яисә ул аларны гомүмән контрольдә тота алмый. Нәтиҗәдә юл-транспорт һәлакәте барлыкка килә, машина йөртүче генә түгел, бер гаепсез кешеләр дә зыян ала.
Кыскасы, атна эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 129 очрагы ачыкланды. Матди зыян килгән 11 авариядә, шөкер, кешеләр каза күрмәде.