Казан шәһәрендә узган 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы
Бу елның Халыкара хатын-кызлар көне Казанга барган биш гүзәл затыбыз: Римма Нурлыгаянова (“Электросоединитель”), Римма Астафьева (район хастаханәсе), Резеда Нәгыймова (“Кәрәкәшле”), Алсу Хөсәенова (мәдәният бүлеге), Светлана Тюрина (райсовет) хәтерендә дә озак сакланыр. Аларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, “Казан кремле” Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры, “Татарстан хатын-кызлары” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева котлады. Әлеге чарада катнашкан гүзәл затларыбыз сүзләренә караганда, бу бәйрәм чарасы аларга онытылмаслык тәэсирләр бүләк иткән. Бай фуршет, искитмәле концерт программасы, истәлекле бүләкләр, мәктәп укучылары башкаруындагы оркестр музыкасы аеруча ютазылылар күңеленә хуш килгән. Бу көнне күрсәтелгән игътибар һәм хөрмәт алар өчен барыннан да кадерлерәк булган.