Ютазы районының җирле "Сукырлар җәмгыяте" 4 марттан алып 6 мартка кадәр Бөгелмә шәһәрендә узган чаңгы буенча Республика ярышларында чыгыш ясадылар. Гребенюк Г., Сәйфуллина Т., Камалтдинова А. һәм тренер Тихонова Р., команда эстафетасында өченче урынга лаек булдылар, ә шәхси зачетта 3 км йөгерүдә Камалтдинова А. шулай ук мактаулы өченче урынны ала.