"Хатын-кызлар өчен" аралашу-күңел ачу программасы

2014 елның 7 марты, җомга
6 март көнне Үзәк китапханәнең уку залында "Хатын-кызлар өчен" дип исемләнгән аралашу-күңел ачу программасы булып узды. Әлеге чара 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде. Чарага Бөгелмә аграр колледжы филиалы студентлары чакырылган иде. Программа барышында анда катнашучылар әлеге бәйрәмнең каян килеп чыгышы турында, аны кайларда ничек бәйрәм итүләрен белделәр. Аннары, укучылар төрле уеннарда, виктриналарда катнаштылар. Бәйге азагында яшь егетләр кызларны бәйрәм белән котладылар һәм аларга зур булмаган бүләкләр дә тапшырдылар. 
Чара слайдлар күрсәтү белән алып барылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International