Ютазы гүзәлләре өчен саксофон уйнады

2014 елның 11 марты, сишәмбе
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты Урыссу балалар музыка мәктәбенең “Экспромт” халык уен кораллары ансамбле чыгышыннан башланды.
Сөйкемлеләр, серлеләр, чибәрләр... Район мәдәният йортына бу кичне җыелган гүзәл ханымнар өчен иң матур сүзләр яңгырады. Район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән хатын-кызларны район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов котлады. Ул, нигездә, йорттагы җылылык һәм ямьлелекне хатын-кызлар тудыруын, балаларны тәрбияләү йөге дә аларның иңнәренә төшүен, шул ук вакытта йөрәк җылысының бөтен якыннарына һәм туганнарына җитүен билгеләп үтте. Сәхнәдәге артистлар да бу көнне чын күңелдән биеделәр, җырладылар, шигырь укыдылар. Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Николай Топорков үз саксофонында уйнаган искитмәле музыка җыелган халык өчен чын мәгънәсендә сюрприз булды. Районыбызда киң танылу тапкан “Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбле кызларының тыпыр-тыпыр басып биегән мари биюе һәркемнең йөрәген дәртлерәк тибәргә мәҗбүр итте. Руслан Исламов җырлары һәр ханымның күңеленә үтеп керде. Казак  кызлары булып биегән балалар үз тамашачысын тапты. Әлбәттә, алып баручылар да җор теллелекләре белән аерылып торды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International