Ютазы чаңгычылары үз осталыкларын Түбән Кама шәһәрендә күрсәттеләр

2014 елның 11 марты, сишәмбе

Ютазы чаңгычылары янәдән үз осталыкларын күрсәттеләр.

Түбән Кама шәһәрендә узган республика ярышларында 2000-2001 елгы малайлар арасында 10 чакрым дистанциядә ярышып, Андрей Зимин икенче урынга чыккан. Шул ук елгы кызлар 5 чакрым дистинциядә көч сынашканнар. Нәтиҗәдә Айсылу Зиннурова  - икенче, Айназ Фәйзрахманова өченче урынга лаек булган. 20 чакрым дистанциядә ярышкан хатын-кызлар арасыннан Лилия Габитова финишка өченче булып килгән. 30 чакрым дистанцияне чаңгыда йөгереп узган ир-егетләр арасында өченче урынны Илмир Латыйпов яулап алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International