Урыссу гимназиясеннән Валерий Чесноков мастер булган

2014 елның 12 марты, чәршәмбе

“Мин – мастер” республика бәйгесендә Урыссу гимназиясеннән Валерий Чесноков өченче урын алган. 

Ул республиканың мәгариф һәм фән министры дипломы белән билгеләнгән.  Мәктәпләрдә яңартылган технология кабинетлары эшен тагын да җанландыру максатында оештырылган чарада катнашкан 80 укучы арасында Валерийның  уңышлы чыгышын технология укытучысы Рифкать Галиәхмәтов тәэмин итте, дип хәбәр итте уку йорты директоры Гүзәлия Котдусова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International