Урыссуның Балалар иҗаты үзәгендә “Карга боткасы” бәйрәмен уздырганнар

2014 елның 14 марты, җомга

Кара каргалар килү хөрмәтенә Балалар иҗаты үзәге педагоглары “Карга боткасы” бәйрәме уздырган.

Балалар чарада зур канәгатьлек белән катнашканнар. Алар әлеге бәйрәм тарихыннан хәбәрдар булганнар, “йөзек салыш” уенын уйнаганнар, шигырьләр сөйләгәннәр, биегәннәр һәм җырлаганнар. Бәйрәм ахырында алар саф һавада тәмле боткадан авыз иткәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International