Район башлыгы район журналистлар белән очрашты

2014 елның 15 марты, шимбә

Агымдагы атнада район башлыгы Рөстәм Нуриев район газетасы һәм кабель телевидениесе журналистлары белән янәдән очрашты.

Сүз район тормышы, нигездә, электр станциясе язмышы, торак-коммуналь хуҗалыгына хас мәсьәләләр, бистә үсешенә кагылышлы башка сораулар турында барды. Журналистларны  авыл хуҗалыгындагы, мәгариф системасындагы вәзгыять кызыксындырды. Район башлыгы сәламәтлек саклау өлкәсен дә читләтеп узмады.Әгәр кешеләр бердәм булган очракта гына, һәр тармакта туган сорауларны чишәргә мөмкин, дип үз фикерен ассызыклады Рөстәм Нуриев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International