Район укытучыларының җәмәгать тыңлаулары узачак

2014 елның 18 марты, сишәмбе

Дүшәмбе, 24 мартта, Урыссу гимназиясенең актлар залында район белем бирү учреждениеләре укытучыларның җәмәгать тыңлаулары узачак.

Укытучылар чыгышы барышында район җәмәгатьчелеге һәм педагоглар, “Мәгариф” өстенлекле милли проект кысаларында акчалата премиягә дәгъва итүче мөгаллим һәм мөгаллимәләрнең алдынгы педагогик тәҗрибәсе белән таныша алачаклар. Искәртәбез, акчалата премиягә югары педагогик осталыкка ирешкән һәм мәгариф үсешенә саллы өлеш керткән укытучылар дәгъва итә. Бүгенге көндә 200 мең сум күләмендәге акчалата премияга районның тугыз педагогы дәгъва итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International