“Мин татарча сөйләшәм!”

2014 елның 21 марты, җомга

 Һәр ел саен республикабыз күләмендә  Татарстан Республикасының “ 2014-2020нче елларга Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен  саклау һәм үстерү” дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан   21 февральдән 16 апрельгә кадәр   “Мин татарча сөйләшәм! “ акциясе уздырыла. Быел әлеге акциягә Ютазы урта гомуми белем  бирү мәктәбе  укучылары да кушылды. Акция кысаларында   төрле чаралар уздыру планлаштырыла.    Укучылар төркеме     мәктәпнең  әти-әниләр  җыелышында,  өлкән сыйныф укучыларының  бәйрәм кичәсендә, шулай ук 20 март көнне районыбызда уздырылган  “ XXI гасыр лидеры -2014” бәйгесендә чыгыш ясап, акция турында мәгълүмат бирделәр һәм   һәммә кешене туган телебездә аралашырга чакырдылар. “Әйе,әйе,  бары тик үз көчебез белән генә  без туган телебезне саклап , киләчәк буыннарга тапшыра алабыз! Кадерле дуслар! Без сезне әлеге акциягә кушылырга һәм татарча сөйләшергә чакырабыз!” -  дигән сүзләр белән чыгышларын тәмамлап, чарада катнашучыларга  эмблемалар һәм буклетлар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International