90 яшьлек юбилей

2014 елның 28 марты, җомга
 23 мартта хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Чапанова Александра Григорьевна һәм 26 март көнне - Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчының тол калган тормыш иптәше, шулай ук тыл хезмәтчәне Гыйздәтова Зифа Хөснулла кызын  90-яшьлек юбилейлары белән тәбрикләделәр. Татарстан Республикасы Президенты исеменнән юбилярларны район башлыгы Рөстәм Нуриев, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев һәм районның ветераннар Советы рәисче Зоя Глушкова котладылар. Алар юбилярларга иң матур теләкләрен юлладылар, һәм район исеменнән матур күчтәнәчләр тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International