Урыссу гимназиясе укучылары Фәүзия Гарипова белән очраштылар

2014 елның 1 апреле, сишәмбе

Урыссу гимназиясе алдына татар теленә  һәм милли гореф-гадәтләргә карата аңлы караш, мәхәббәт хисе тәрбияләү буенча җитди максат куелган. Шуңа күрә дә җирле шагыйрә Фәүзия Гарипова белән очрашу да юкка гына түгел. - Без балалар белән татар халкының һәм теленең бүгенгесе  һәм киләчәге турында сөйләштек. Мин аларга үземнең халыклар арасындагы дуслык һәм татулык турындагы шигырьләремне укыдым. Балаларның кызыксынып тыңлауларын күрү күңелгә шатлык иңдерде. Ә концерт вакытында балаларда булган талант мине таң калдырды. Һәм мин бик рәхәтләнеп, сөенеп балаларның үз куллары белән ясалган бүләкләрен кабул итеп алдым, - дип фикерләре белән уртаклашты Фәүзия-ханым.
Ул үзе дә очрашуга буш кул белән килмәгән иде. Ул гимназиягә үзенең шигырьләр җыентыгын бүләк итте. Ул шулай ук укучыларга шигырь язу серләрен сөйләде һәм бик рәхәтләнеп аларның сорауларына җавап бирде. Шагыйрә,  директор Гүзәлия Котдусова белән гимназияне карап чыкканнан соң аның ниндидер тарту көче барлыгына тагын бер кат инандым диде. Монда чыннан да татар мохите хөкем сөрүенә ул тагын бер кат дулкынлануын яшерә алмады. Ә гимназия директоры укучыларның әлеге шагыйрә белән очрашып сөйләшә алуларына шат булуын белдерде.  
Гимназия стеналары артында уздырылган шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган шигырь уку бәйгесе дә, әле уку елы башында гына туган "Тамчылар" вокал ансамбле дә балаларда милли рух тәрбияләүгә корылган. Әлеге максат белән укучылар республика бәйгеләрендә дә чыгыш ясыйлар, шундыйларның берсе күптән түгел генә узган Туфан Миңнуллин иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференция. Коллектив анда журналистик рухтагы эш һәм спектакль белән чыгыш ясады. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International