Шимбә иртәсендә район башкарма комитетының утырышлар залында агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар катнашында үткән оператив киңәшмә шулай да терлекчелектән башланды. Һәм бу аңлашыла да. Бүген крестьянның бөтен карап торганы сөт.
- Сыер организмы шулай яратылган ки, ул апрель аеннан башлап сөт бирүчәнлеген арттыру файдасына эшли. Аның мондый физиологик халәте җәйге көн белән төн тигезләшкән чорга кадәр дәвам итә. Әмма бездә кире күренеш хөкем итә. Ай башыннан савым нык кимеде. “АгроМир” җәмгыятендә көнлек сөт җитештерү бер тоннага, Тукай исемендәге җәмгыятьтә 360 килограммга азайды. Берничә рәт хуҗалыкта продукция былтыргы дәрәҗәдә тора. Гәрчә ул, һишчиксез, артырга тиеш булса да. “Вафауллин” хуҗалыгыннан тыш, калган барлык коллективларда азык запасы мул. Бөтен бәла шунда: сыерлар туя ашамый. Уч төбе кадәр крестьян-фермерлык хуҗалыгында гына да көнлек савым аермасы йөзәр килограмм тәшкил итә. Бу бернинди кысага да сыймый торган хәл,- дип тәнкыйть итте район авыл хуҗалагы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов.
Узган елның март аенда район буенча 300 баштан чак кына күбрәк бозау туган. Быел исә әлеге сан 532 башны тәшкил итә. Бу сыерларның лактация чорының кызган чагы дигән сүз. Тик аларга урыннарда тәрбия җитми. Зарипов җитәкчеләрне терлекчелеккә игътибарны көчәйтергә, аңа йөз белән борылырга чакырды.
Кырчылык турында сүз башлаган начальник, беренче эш итеп минераль ашлама туплау соравына тукталды. Район буенча һәр гектар чәчүлеккә 120 килограмм физик авырлыкта ашлама кертү бурычы акка кара белән язылды. Арада әлеге максатка якыная төшкән коллективлар шактый. Бу эш белән беррәттән, ташламалы бәядән бирелә торган дизель ягулыкны алып бетерүне дә тизләтергә кирәк.
Республикада, шул исәптән районда башланган ике айлык өмәләр авыл хуҗалыгы тармагына да кагыла. Ферма, машина-трактор парклары, механик остаханә территорияләрен пычрактан арындыру мөһим.
- Шушы көннәрдә тикшерү белән чыгарга вәгъдә иткән “Россельхознадзор” идарәсе вәкилләре табардай “подснежниклар” калдырмау күпкә хәерләрәк, - дип басым ясаган Зарипов, мондый өмәләрнең ут-күздән саклау чарасы булып торуын да искәртте.
Сүз уңаеннан, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм Урман хуҗалыгы министрлыклары әмеренә ярашлы, урманга барып тоташкан басу кырыйларын сөреп чыгарга кирәк. Начальник, саклык чаралары турында сүзен дәвам итеп, җитәкчеләрнең игътибарын эшлеләр арасында хезмәтне саклау турында тагын бер кат аңлату эшләре үткәреп, имзаларын алуны таләп итте. Чөнки кыр эшләре башланырга да өлгермәде, республикада гадәттән тыш хәлләр булырга өлгергән.
Чыннан да, бик киеренке һәм җаваплы чор. Март ае җылы һәм яңгырлы көннәре белән күңелләрне иләсләндереп алса да, апрельнең салкынча һава торышы яз килүен озакка сузды. Көндезләрен әз-мәз җылыткан кояш астында эрегән кар сулары күлләвекләргә җыелып өлгерми. Корылык хөкем иткән еллада җир шул тиклем сусаган булган, алар сеңеп бетеп бара. Көзге айларда яуган мул яңгырларны да исәпкә алсак, җирдә дым бик күп. Нәтиҗәдә туфрак бик озак өлгерәчәк, дип фаразлаган район башлыгы ярдәмчесе Сәгадәтулла Төхбәтуллин, язгы кыр эшләренең аграрчылардан зур оешканлык һәм көч таләп итәчәген ассызыклады. Шул очракта гына аларны кыска срокларда башкарып чыгарга мөмкин булачак.