Кичә Ютазы авылы мәдәният йортының 25 еллык юбилеен билгеләп уздылар.

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Кичә Ютазы авылы мәдәният йортының 25 еллык юбилеен билгеләп уздылар. Авыл үзешчәннәре, "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре, мәктәп укучылары һәм, әлбәттә, "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле кызлары катнашында әзерләнгән әлеге кичә бик җылы, күркәм атмосферада узды. Сәхнәгә бер-бер артлы күтәрелгән йолдызлар үзләренең чын артист булуларын тагын бер кат авыл халкы алдында исбатладылар. Ә ветераннар коллективы күрсәткән "Аулак өй" дәррәү алкышларга күмелде. - Инде пенсия яшендә булсалар да, күбесе әби-бабай гына булып калмыйча, инде оныкларының оныкларын тәрбияләргә булышсалар да вакыт табып, атнасына ике-өч тапкыр мәдәният йортына даими репетицияләргә йөриләр икән. Ә баянчылар квартеты агымдагы елда "Балкыш" фестиваленең район турыннан икенче-зона турына да узганнар. Чыннан да, әлеге баянчылар кулында яңгыраган гармун моңнары тамашачыларның күңел түрләрен тибрәтми калмагандыр, мөгаен. Концертны мәдәният йортында инде ничә еллар директор булып эшләүче Әминә Шакирова алып барды. Аның бөтен җанын-тәнен биреп эшләүче булуын җирлек башлыгы Рәмзия Хәкимова гына түгел, ә мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова да билгеләп үтте. Сүз уңаеннан, мәдәният бүлеге һәм районнан авыл клубына бүләккә ксерокс бүләк иттеләр, ә Рәмзия Хәкимова авыл җирлеге исеменнән мәдәният йортына милли костюмнар тектерәчәкләрен әйтеп китте. Бәйрәм чарасына килгән һәркем күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International