Күмәк тыңлаулар

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Узган сишәмбедә башкарма комитетның утырышлар залында бюджет, салым һәм инвестицияләр буенча күмәк тыңлаулар узды. Финанс-бюджет палатасы рәисе Салават Мөхәмәтов тыңлаучылар алдында ике сорау буенча чыгыш ясады. Беренчесе - 2013 елгы бюджет үтәлеше буенча булса, икенчесе - 2014 һәм 2015-2016 елның планлы чорына төзелгән бюджетка өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү турында. Район советы депутаты Радик Гайнетдинов чыгыш ясаучыны тыңлаганнан соң, докладның бик җентекле рәвештә төзелгәнен билгеләп үтте. Әлеге сораулар тиздән узачак чираттагы Ютазы муниципаль районы утырышында каралачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International