Кәрәкәшле музеенда «Музейлар язы - 2014» республика акциясенә әзерләнәләр

2014 елның 18 апреле, җомга

Мәдәният елы кысаларында Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда «Музейлар язы - 2014» республика акциясе уздырыла. 

Акция агымдагы елның 21 апрелендә әлеге җирлектә яшәүче яшь гражданнарга тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы белән башланып китәчәк. Шулай ук күргәзмәләр, лекцияләр, экскурсияләр уздыру күздә тотыла. Акция 26 апрельдә Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан узачак чара белән тәмамланачак.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International