Үзенең докладында район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова ел дәвамында ветераннар советы тарафыннан планлы максатка юнәлешле эш алып барылуы, 190 ветеранның өйләрендә булулары турында сөйләде. Авыл җирлекләре территориясендә Бөек Ватан сугышы һәйкәлләре тарихын җыю буенча шактый эш башкарылган: альбом республика ветераннар советына тапшырылган.
- Район ветераннарына даими ярдәм күрсәтелә, аларның һәрберсенә предприятиеләр, укучылар беркетелгән, алар өлкәннәргә көчләреннән килгәнчә ярдәм күрсәтә, - дип билгеләп үтте үз докладында Глушкова. – Республика программасы кысаларында торак проблемалары д хәл ителә. Әйтик, 2013 елда үзләренең торак шартларын 80 ветеран – сигез сугышта катнашучы һәм 72 ветеран толы яхшырткан. Ветераннар проблемаларына район башлыгы да зур кызыксынучанлык күрсәтә. Ул даими рәвештә ветераннар хәрәкәте активистлары белән очраша, көн кадагындагы сорауларны хәл итүдә булыша. Шул ук вакытта өлкән буынның сугыш чоры балалары кебек категориясе ташламалылар исемлегенә кертелмәгән. Алар турында күп сөйләнә һәм языла, алар мәдәни, фәнни һәм интеллектуаль потенциалга ия. Сүз дә юк, алар дәүләтнең зуррак игътибарына лаек.
Глушкова барлык бүлекләргә һәм хезмәтләргә, район җитәкчелегенә тыгыз элемтәдә торулары өчен рәхмәт белдерде, хезмәттәшләре – авылларның ветераннар советлары рәисләренең җитди эшен билгеләп үтте. Ютазы авыл җирлеге ветераннар оешмасы рәисе Фәния Әхмәтшина чыгышыннан гына да рәисләрнең урыннарда җентекле эш алып баруларын күрергә була. Алар, асылда, еракта калган данлы елларның елъязмачылары, якташларының истәлекләрен язып алучылар, очрашулар оештыручылар һәм авырлыкларга каршы тора белүчеләргә ихтирамнарын һәм соклануларын белдерүчеләр.
Район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова, район ветераннар советын һәм башлангыч ветеран оешмаларына нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдереп, кече авыллардан сугышка киткән солдатлар исемнәрен мәңгеләштерү өчен обелисклар кую мөһимлеген билгеләп үтте. Үсеп килүче буын кече ватанының, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларының үткәннәрен, данлы тарихын белергә тиеш. Ул шулай ук өлкән буынның яшь, “яшел” буынны тәрбияләүдә бәяләп бетергесез роленә басым ясады. Шулай ук җитди сорауларның берсе булган торак-коммуналь уңайлылар өчен тарифларга тукталды, аны киметү буенча район җитәкчелеге даими эш алып бара. Өлкән буын вәкилләре белән үзара хезмәттәшлек иткәндә, дип ассызыклады Рәшитова, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә була. Үз эшенә нәтиҗә ясап, район ветераннар советы пленумы карар кабул итте, аның пунктларының берсе түбәндәгечә: “Районда 2014 елның 9 маеннан 2015 елның 9 маена кадәр “Хәтер вахтасы” уздыруны хуплау һәм бу максаттан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә 2607 агач утыртуны оештыруны тәкъдим итә”.
Ахырда район башлыгы Зәрия Рәшитова район ветераннар советы рәисе Зоя Глушковага республика конкурсының “Оештыру-методик эшнең иң яхшы куелышы өчен” номинациясендә беренче урынны яулавы өчен ТР ветераннары төбәк иҗтимагый оешмасының мактау грамотасын тапшырды. Димтамак авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Ринат Әхмәдишин район башлыгының мактау грамотасына лаек булды. Пленум барышында ветераннар хәрәкәтенең башка активистлары һәм алар белән бергә эшләүче оешмалар да бүләкләнде.