Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбе “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә җиңүче булды

2014 елның 25 апреле, җомга
2014-2010 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү, һәм шулай ук Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү максатыннан" ТР мәгариф һәм фән Министрлыгының еллык планы нигезендә 21 февральдән алып 26 апрельга кадәр "Мин татарча сөйләшәм" бәйге-акциясе уздырылды. Әлеге бәйгедә гомуми һәм урта белем бирү учреждениеләре, шулай ук урта һәм югары профессиональ  белем бирү йортлары катнашты. Акциядә катнашучылар төрле чаралар уздырдылар, бүгенге яшьләрне татарча сөйләшергә өндәделәр.  Ә менә Ютазы урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары  шундый ук акцияне үзебезнең районда ды уздырдылар. Һәм Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбе “Мин татарча сөйләшәм” республика акциясендә җиңүче булды. Мәктәп директоры Әнис Ямалетдинов гала-концертта һәм конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Бүләкләү уңаеннан тантанада яңа татар музыкасы буыны, яшь шагыйрьләр һәм мәдәният эшлеклеләре вәкилләре катнашты, дип хәбәр иттеләр мәдәният бүлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International