Айсылу Әхмәт кызы зур югалтулар кичерә – тормыш иптәшен, улын, оныгын җирли. Йөрәк пәраләрен. Әмма язмышка зарланып утырып булмый. Тормыш чыныктыра. Ерак балачакта, тормыш авырлыкларына карамастан, бөтен гаиләләре белән ураза тоткан кебек, үзенең сөеклеләре белән элемтәнең тыгызлыгына да әүлияләрчә ышана. Меня Женя да башыннан чыкмый. Аның язмышы ничек булган? Сугыштан соң мәкаләбез героеның әнисе аның әнисен табарга теләп, Мәскәүгә барып кайта. Эзләп таба. Әмма ананың улы белән үзара мөнәсәбәтләре җайга салынмый. Аннан соңгы хатны ерак 1956 елда Чечнядан алалар. Күптән түгел “Жди меня” тапшыруына язалар. Кем белә, бәлки сугышта икмәк бүлешкән, аның белән уртак җиңүгә куанышкан Евгений Нәсим улы Җиһангиров табылып та куяр. Айсылу апаның 1941 елның көзендә фронтка киткән һәм запастагы укчылар полкында ефрейтор званиесендә хезмәт иткән әтисе Берлинга кадәр барып җитә. 1945 елның 23 июнендә демобилизацияләнә һәм туган авылына әйләнеп кайта. Айсылуга нинди бүләк алып кайткан дисезме? Сөекле кызына – солдат кулъяулыгын...
- Без мәктәптә идек. Тәнәфес вакыты. Мәктәп янында уйнап йөрибез. Кыңгырау чылтырый. Ниндидер үзенчәлекле. Яңгыравыклы, озак. Бу сугыш тәмамлану турында хәбәр булып чыкты. Без кая таба йөгерергә белмәдек. Аякларыбызны да, алар астындагы җирне дә тоймадык. Чын мәгънәсендә, канатлар үсеп чыкты. Бу җан тантанасын бүген дә онытырлык түгел. Мәгънәсез кан коеш тәмамланды. Какшамас тынычлык килде, - без шулай уйладык һәм моңа нык ышандык...
Әмма дөнья һаман тыныч түгел. Хәзерге буын да генетик код белән зарарланган микәнни? Бәлки шушы вирус безгә, җирдә яшәүчеләргә, һаман үткәннәрдән сабак алырга, кылычларны кыныларына салып куярга мөмкинлек бирмидер.