Ютазы сәхнәсендә яңа йолдызлар кабынды

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә район мәдәният йортында “Созвездие-Йолдызлык  2016” смотр бәйгесенең  район этабына йомгак ясалды.

Әлеге бәйгенең елдан ел популярлаша баруы сәхнәгә чыккан берсеннән берсе талантлы, күз явын алырлык итеп матур итеп киенгән балаларның  арта баруыннан да әйтеп була. Ялгыз башкаручы, фольклор ансамбль, вокаль ансамбль, конферанс номинацияләрендә районыбыз авылларыннан һәм бистәбез мәктәпләреннән, балалар бакчаларыннан барысы 200 дән артык бала катнашып, көчләрен сынап карадылар, дип хәбәр итте безгә балалар иҗаты үзәге методисты Алсу Галиева.  “Созвездие-Йолдызлык”та иң-иңнәр дип бәяләнгән чыгышлар бу бәйрәмдә хөрмәтләнде, дипломнар белән бүләкләнделәр.

Һәр төркемдә барлык номинацияләрдә дә беренче урынны алган балаларны санап китми мөмкин түгел.

Конферанс номинациясе:

Кече төркем – Фәтхиева Лилия – Бәйрәкә мәктәбе (җит. Рәмзия Дәүләтханова)

Урта төркем – Сабина Мавлянбердыева һәм Арина Загретдинова – Әбсәләм мәктәбе (җит. Шакирова Гөлия)

Зурлар төркеме – Сухоносова Полина (җит. Мухаметзянова Регина)

Ялгыз башкаручы (вокал-соло) номинациясе:

Кече төркем – Нигмәтуллина Лиана – Урыссуның 3 санлы мәктәбе (җит. Гүзәл Нигмәтуллина) һәм Минаҗева Әдилә  - Әбсәләм мәктәбе (җит. Шакирова Гулия Варисовна)

Урта төркем – Ямалетдинова Дайана (җит. Гөлназ Гараева  – Ютазы мәктәбе һәм Волкова Александра – Урыссуның 3 санлы мәктәбе (җит. Мухаметзянова Регина)

Зурлар төркеме – Шияпова Эльвина – Ютазы мәктәбе (җит. Гараева Гөлназ)

Хореография номинациясе

Кече төркем – “Поворята” биюе белән Урыссуның 3 санлы мәктәбе укучылары (җит. Алина Гарифуллина)

Урта төркем – “1,2,6 төркеме” биюе белән шулай ук Урыссуның 3 санлы мәктәбе укучылары  (җит. Мухаметзянова Регина)

Зурлар төркемендә – Рената Ахтямова – Подгорный мәдәният йорты (җит. Резеда Ахтямова)

Вокал ансамбльләр номинациясендә:

Кече төркем – “Ягодки” вокал ансамбле – район мәдәният йорты (җит. Гүзәл Нигмәтуллина)

Урта төркем – “Вдохновение” вокал ансамбле – Урыссу гимназиясе (җит. Зилә Гарифуллина)

Без үз чиратыбызда конферанс номинациясендә беренче урынга лаек булган, кече төркемдә чыгыш ясаган Бәйрәкә мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Лилия Фәтхиева белән сөйләшеп алдык. Лилия бу көнне авырып китүгә дә карамастан, сәхнәдә үзен чын нәфис сүз осталарыча тотты. Ул сөйләм дисеңме, ул чибәрлек, ул күрсәткән мимика  - барысы да артистларча булды.

- Лилия, бәйгедә беренче тапкыр гына катнашуыңмы?

- Юк, “Созвездие-Йолдызлык” бәйгесендә мин инде балалар бакчасыннан ук катнашып киләм. Һәр елны бәйгегә бик  җентекләп әзерләнәм. Чөнки алып баручы вазифасын миңа йөкләделәр. Минем чыгыштан, ничек итеп калганнарны сәхнәгә чакырып чыгарудан ,иптәшләремнең чыгышлары тора.

- Ә сине әлеге бәйгегә кем әзерләде?

- Матур итеп туган телемдә сөйләшә белү минем өчен горурлык.

- Моның өчен мин иң беренче чиратта үземнең әти-әниемә рәхмәт әйтәм.  Туган телем-татар телендә белем алуым белән дә бәхетле мин.  Ә бәйгегә килгәндә, мине мәктәбебез укытучысы Рәмзия апа Дәүләтханова әзерләде. Бүген шундый югары нәтиҗәгә ирешә алуымда аның өлеше бик зур.

- Лилия, сиңа киләчәктә яңадан-яңа үрләр яуларга, республика этапларында да уңышлы чыгыш ясавыңны телибез.

Бәйгедә чыгыш ясаган Урыссу коррекцион-интернат мәктәбеннән килгән балаларны да атап үтми мөмкин түгел. Данил Вахитов башкарган "Мир в твоих руках" җыры, мөгаен, һәр тамашачының йөрәгенә үтеп кергәндер.

Бәйге йомгакланды, ә талантлы балаларның чыр-чу килгән тавышлары, матур җырлары һәм биюләре Ютазы төбәген еракларга танытыр дип ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International