Сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Мөселман дөньясында Ураза бәйрәме иң олы һәм мөхтәрәм бәйрәмнәрдән санала. Бу изге айда һәркайсыбыз ихлас ният белән игелекле, саваплы гамәлләр кылырга омтылабыз, әдәп-әхлак кануннарына тугры калырга, бер-беребезне рәнҗетмичә, татулыкта яшәргә тырышабыз. Йөрәгебез түрендәге һәр күркәм омтылышыбызны, һәр игелекле эшебезне, һәр җылы сүзебезне без якыннарыбызга, туганнарыбызга, дусларыбызга юнәлтергә тиеш.
Ураза бәйрәме мөбәрәк булсын, өйләрегезгә бәрәкәт һәм иминлек иңсен, барлык изге гамәлләрегез бары тик хәерле нәтиҗәгә илтсен. Барлык башлангычларыгызда зур уңышлар һәм шатлык-куанычлар насыйп булсын. Нурлы Рамазан аенда тоткан уразаларыгыз, укыган намазларыгыз, изге гамәлләрегез һәм хәерле догаларыгыз кабул булсын. Үзегезгә, гаиләләрегезгә, якыннарыгызга исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы һәм иман ныклыгы телибез.