Әйтик, очрашу барышында Пушкин урамының 70 санлы күп фатирлы йортында яшәүчеләр көн кадагындагы сорауларны күтәрмәде. Бу аңлашыла да. “Маяк” торак милекчеләре ширкәте рәисе Азат Фәхретдинов билгеләп үтүенчә, йортта законны үтәүче, гомуми йорт территориясенә сак мөнәсәбәттә булган кешеләр яши икән, проблемалар да тумый. Агымдагы бурычлар штат режимында хәл ителә. Сүз уңаеннан, йорт яны территориясе төзек – утыртылган чәчәкләр чүп үләннәренә “күмелмәгән”, түтәлләр уталган.
Ахырда Нуриев якын киләчәктә йортның түбәсен алыштыру мөһимлеген билгеләп узды: мөгаен ремонтның әлеге төре 2017 ел программасына кертелер. Депутатның очрашулары дәвам итә.